Татарстанда коронавирустан кабат прививка ясатучылар бер атна эчендә ике тапкыр арткан

Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкыр арткан. Моңа кадәр көненә 500-600 кеше прививка ясатса, хәзер бу күрсәткеч тәүлегенә 1000-1300 кешегә җитә. Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда вакцинация пунктларын киеренке эшли дип әйтеп булмый. Прививканы озын-озак чиратларда тормыйча гына ясатырга мөмкин, дигән сүз. Шул ук вакытта, ихтыяҗның үсүенә карап, яңа пунктлар да ачылачак.

Бүген республикада яшәүчеләр, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, фәкать «Спутник V” вакцинасын гына кадата ала. Аның бер генә компонентын да, икесен дә кадатырга була. Ревакцинация узганда, вакцинация сертификаты инде беренче дозаны кертүгә үк бирелә.

Лопушов басым ясап әйткәнчә, “Спутник V” вакцинасын чикләнмәгән күләмдә ясатырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Президент Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы тотрыклы күмәк иммунитетны саклауның мөһимлеген белдерде. “Тынычланып калырга ярамый, ковид беркая да китмәде. Чит илләрдә дә, үз илебездә һәм республикабызда да чирләүчеләр санының көннән-көн артуын белеп-күреп торабыз”, – диде ул.


Фикер өстәү