Алмаз Мирзаянов: «Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Бәйрәмне күчерсәк, абыебыз риза булмас, диделәр»

Танылган алып баручы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов шушы көннәрдә 35 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Алмаз туган көнендә авылдашларына бәйрәм бүләк ясады. Мөслим районының Тат Бүләр авылына татар эстрадасының бик күп танылган җырчылары кайткан иде.

— 30 яшемне дә нәкъ шул форматта каршы алган идем. Якташларымның хөрмәтен тоеп яшим, шуңа бәйрәм оештырасы килде,- ди Алмаз. — Авылдашларым тузга язмаган уеннарсыз, артык купшы сүзләрсез, җәймә җәеп утырып, гади, рәхәт итеп ял иттеләр. Уртага чыгып, мәйданны тутырып бии-бии карагыз дигән идек, утырып караучы әби-бабайларга каплыйсы килми дип җавап бирделәр. Безнекеләрнең шундый тәрбияле булуларына күңел булды! Ерак араларны якын итеп килүчеләр бик күп иде. Күбесе яныбызга килеп фотога төштеләр, котладылар. Барысына да игътибар җиткереп булмады, гафу итсеннәр. Әллә кайчаннан күрешмәгән туганнар, дуслар да хөрмәтләп килгәннәр иде. 2 километрлы авыл ипподромы шау-гөр килеп торды.

Бәйрәмгә әзерләнеп йөргән чагында Мирзаяновлар гаиләсенә якын кешеләрен югалтырга туры килә. Әмма Алмаз күпме халык көткән бәйрәмне күчерми.

— Ике көн алдан нәселебезгә кайгы килде. Әтинең икетуган энесе кинәт кенә мәрхүм булды. Мирзаяновларның иң күңеллесе, иң җор теллесе, иң талантлы шагыйре, иң оста куллысы иде Ильяс абый. Җаны җәннәттә булсын, – ди Алмаз. – Бу хәл килеп чыккач, бәйрәмне уздырмаска дигән фикерне әйткән идем, нәселебезнең олы кешеләре кабул итмәделәр. Ильяс абый андый бәйрәмнәрне бик ярата иде, аның аркасында булмый калса, риза булмас, дип, бәйрәмне уздырырга булдык.

Алмаз мондый бәйрәмнәр бик кирәк, ди.
– Бүген туганлык, дуслык төшенчәләре күбесенчә сүздә генә калып бара дип уйлый башлаган идем инде мин. Шушы бәйрәм азме-күпме күзләремне ачты, –ди ул. – Туганнарыбызның, әти-әниләребезнең ярдәм итеп йөгереп йөрүләре, кайбер авылдашларның теләктәшлек белдерүләре, дусларның терәк булуы, артист дусларымның бердәмлеге, тамашачыларыбызның чыдамлыгы, көчле алкышлары, Зөлфирәмнең бер секунд та тик тормыйча минем белән бергә тырышуы аркасында шундый шәп килеп чыкты ул бәйрәм!

Ә без исә Алмазга мондый матур бәйрәмнәрне әле тагын бик күп тапкырлар үткәрергә насыйп булсын дип теләп калабыз.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү