Песков Путинның “Алешка” шоколадына мөнәсәбәте турында: “Моңа беркем дә битараф кала алмый”

“Алешка” шоколады кебек, махсус хәрби операция символына беркем дә битараф кала алмый. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән.

Алдагы көнне Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковның Президент Владимир Путинга тышлыгында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларны честь биреп озатып калучы малай сурәтләнгән “Алешка” шоколадын бүләк итүен искә төшерик.

“Әлбәттә, хәрби операциянең мондый символларына беркем дә битараф кала алмый. Шул исәптән Президент та”, – дигән Песков, Путинның мондый бүләккә карата мөнәсәбәте турында. Кремль вәкиле әйтүенчә, губернатор белән очрашу вакытында “Алешка”ның Президентка бик тә ошавы сизелгән.


Фикер өстәү