Кырымның Новофедоровка бистәсе янында берничә шартлау булган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.
«Әлегә Новофедоровка районында берничә шартлау фактын гына раслый алам. Хәзер рәсми хәбәр көтүегезне һәм фаразлар үрчетмәвегезне сорыйм, — дип белдергән Telegram-каналда Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков.
Кырым башлыгы Сергей Аксенов гадәттән тыш хәл урынына барырга чыгуын әйткән.
«Новофедоровка бистәсенә барырга чыктым. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана», — дигән ул.