Белем көненә Татарстанда тугыз яңа мәктәп ачылачак

Белем көненә Татарстанда тугыз яңа мәктәп ачылачак. Аларда 7 меңнән артык бала укыячак. Бу хакта журналистларга төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Моннан тыш, мәктәпләрне яңарту буенча да республикада күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, быел Татарстанда 140 мәктәп, ресурслы үзәкләр һәм балалар бакчалары капиталь төзекләндереләчәк.
1500 балага исәпләнгән иң зур мәктәп быел Чаллыда ачылачак. Түбән Камада – ике, Әлмәттә – бер, Биектау һәм Сабада берешәр белем йорты сафка басачак. Болардан кала, Казанның Кол Гали урамында 18 нче гимназия һәм Кукмара районының Балыклы авылында 15 кешегә исәпләнгән мәктәп ачылачак.


Фикер өстәү