Аномаль эсселекнең кайчан тәмамланачагын әйткәннәр

Татарстанда августның беренче декадасында һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак дәрәҗәдә тора. Икенче декадада да шундый ук эсселек көтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдергән.

“Татарстанда августның аномаль эссе беренчел декадасы тәмамланып килә. Айның икенче яртысында да антициклон йогынтысының саклану ихтималы зур. Икенче декадада да эссе булачак, аномалия 3-4 градус тәшкил итәчәк”, – дигән ул.

Шул ук вакытта айның икенче яртысында көн озынлыгы акрынлап кыскарып, төннәр озынаячак һәм салкынчаракка әйләнәчәк. Россия Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразларына караганда, республикада сентябрь аенда да җылы булачак.


Фикер өстәү