Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ике ир-егетен Россия Герое исеме бирелү белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое исеменә лаек булган  майор Иван Додосов белән майор Раил Габдрахмановка котлау телеграммасы юллады. Бу хакта Преәидентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең Ватанга фидакарь хезмәтегез, күрсәткән батырлыгыгыз, хәрби бурычыгызга тугрылык, югары һөнәри осталыгыгыз – олы ихтирамга лаек һәм чын патриотлык үрнәге», – дигән Татарстан Президенты.

Ул шулай ук Додосов һәм Габдрахмановларның әти-әниләренә кыю Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

 


Фикер өстәү