Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак

Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Юстиция министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан булган. Бюро халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк. Штатта хезмәткәрләр саны уннан артмаячак. Исегезгә төшерәбез: яңа оешма булдыру турында закон проектын депутатлар Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында хуплады. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, Россиянең инде 28 төбәгендә шундый оешма эшләп килә.


Фикер өстәү