Татарстанда 60 елга якын бер-берен яратып гомер иткән ир белән хатын бер көнне үлгән

Зәйдә яшәүче Владимир һәм Нина Лобковлар 60 елга якын бергә гомер иткәннәр һәм бер көнне үлгәннәр. Бу хакта «Заинские новости» хәбәр итә.

Басма хәбәр итүенчә, 75 яшьлек Владимир Васильевич хатыны Нина Дмитриевна үлеменнән соң берничә сәгать вакыт үткәч хастаханәдә вафат булган. Ир хатыны үлеме турында белмичә дә үлеп киткән, әмма аның соңгы сүзләре сөеклесе турында булган.

Лобковлар 60 нчы еллар башында ук өйләнешәләр. 19 яшьлек егет кызны күрүгә гашыйк була. Нина Дмитриевна иреннән бераз өлкәнрәк, ул башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Хатын яхшы хуҗабикә булган, ирен тәмле ризыклар белән сыйлаган. Владимир Васильевич автоагрегат заводында эретеп ябыштыручы булып эшләгән, гаиләне тулысынча тәэмин иткән.

Балалары һәм туганнары әйтүенчә, алар бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп, үрнәк гаилә булып яшәгәннәр.


Фикер өстәү