Госел алу ТӘРТИБЕ

Госел бөтен тәнне ышкып, юып коену дигәнне аңлата.

Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара:
1) әүвәл истинҗа кылып, гаурәтләрен пакьли;
2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;
3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый;
4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя;
5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга;
6) аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя;
7) аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә;
8) аннан соң аякларын юа.

Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.


Фикер өстәү