Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 100дән арткан

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы расланган. Бу 10 июньнән башлап иң күп сан, дип хәбәр итә стопкоронавирус.рф порталы.

Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 14е  – узган тәүлектә. Үлем очраклары саны элеккеге дәрәҗәдә – 1998.


Фикер өстәү