Владимир Путин янында утырган сугыш ветеранының акчасын урлаган мошенникларны ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Караклар Василий Пронинның 400 мең сум акчасына кул сузган.

Мәскәү шәһәр суды 96 яшьлек ветеран Василий Пронинның акчасын урлаган телефон мошенниклары – Руслан Алимирзаевка һәм Алексей Коньковка карата иректән мәхрүм итү срокларын раслаган. Бу хакта Мәскәү прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионерның Җиңү парадында Россия Президенты Владимир Путин янәшәсендә утырганлыгын искәртеп үтик.
Шулай итеп, Мәскәүнең Измайлов районы суды Руслан Алимирзаевны, Алексей Коньковны 4 һәм 5 елга колония җәзасына хөкем итү турында карар чыгарган.


Фикер өстәү