Казан Кремлендә битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре турында сөйләшү булды

Битлек, яңа парк, Салмачы бистәсе хәлләре. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовадан журналистлар шул хакта сорашты.

Билгеле булганча, узган атнадагы «шимбә киңәшмәсе»ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек кию режимын кире кайтарырга киңәш итте. Кайбер оешмалар, хәтта районнар бу күрсәтмәне үти башлады инде. Хөкүмәт йортындагылар нишли?

Лилия Галимова сүзләренчә, Президент күрсәтмәсеннән соң хакимият вәкилләре битлек режимын үти башлаган.

– Әйтик, бу көннәрдә республиканың Иминлек советы утырышы булды. Барлык катнашучылар да саклану чараларыннан иде. Президент күрсәтмәсен барысы да үти. Термометрия, һаваны дезинфекцияләү чаралары да саклана, – диде ул.

Тагын бер яңалык: тиздән Казан яңа парклы булачак. «Кырлай» урынына «Парк Хаус» сәүдә үзәге янәшәсендә балалар өчен яңасын төзергә җыеналар. Яңасы элеккеге аттракционнар паркыннан ике мәртәбә зуррак булачак, диләр.

Лилия Галимова аңлатканча, мәйданы ягыннан гына түгел, эчтәлеге ягыннан да парк зуррак һәм кызыклырак булыр дип көтелә.

– Проектны тормышка ашыру вакыты турында әлегә нидер әйтергә иртәрәк. Казан шәһәр Думасы дәрәҗәсендә фикер алышу булырга тиеш. Белгечләр үз фикерләрен җиткерергә тиеш. Экологлар, геодезия, шәһәр төзелеше буенча белгечләр җәлеп ителәчәк, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

Татарстан хакимияте Салмачы бистәсе халкының зарына карата да фикерен җиткерде.

Мәгълүм булганча, анда яшәүчеләр «Газпром» һәм «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятьләре таләпләре аркасында йортсыз калудан курка. Торак йортларны сүтү мәсьәләсе бер генә күтәрелмәде инде. Халык ачык хат белән ил Президенты Владимир Путинга кадәр барып җиткән.

Вазгыятькә ачыклык кертеп, Лилия Галимова:

– Мондый очракта без бары тик суд карары чыгарган нәтиҗәләргә генә йөз тота алабыз. Биредә төп мәсьәлә – куркынычсызлык. Хакимият вәкилләре торак йортларны сүтү буенча карарлар кабул итми. Иң мөһиме – кешеләр тормышына берни дә янамасын, – диде.

 


Фикер өстәү