Кукмарада эт һөҗүм иткән 5 яшьлек кызның әнисе: «Бик нык курка, кычкыра, елый»

Җитди яралар алган бала Республика үзәк хастаханәсендә дәвалана.

Кукмара районының Рудник бистәсендә урнашкан балалар мәйданчыгында сукбай эт һөҗүм иткән биш яшьлек кызның әнисе аның хәле турында сөйләде. Күп санлы җәрәхәтләр алган бала хәзер хастаханәдә дәвалана.

— Хәзер хәтта кыштырдаудан да курка, этне еш искә ала. Төнлә йоклап булмый диярлек – бик нык курка, кычкыра, елый, — ди кызның әнисе.

— Баланың комга ятып, этнең аның өзгәләве әле дә күз алдыннан китми. Авыр, — дидигән зыян күргән кызның әбисе.

Җирле халык сүзләренә караганда, моңа кадәр алар әлеге зар белән хакимияткә мөрәҗәгать иткән, әмма бернинди чара да күрмәгән.


Фикер өстәү