Рәниф Шәрипов: «Артык кыю язганымны үзем дә белми идем»

Шагыйрьнең китабы чыкты. Көттереп. Андый вакытта башта иҗат әһеле өчен дә, укучысы өчен дә сөенеч биләп ала. Аннан соң моңсулык. Киләчәктә татар китабын укучы булырмы? Әдәбият нинди проблемалар кичерә? Татар әдибе абруен төрле конкурслар, грантлар күтәрә аламы? Диңгезче шагыйрь Рәниф Шәрипов белән әнә шул хакта сөйләштек.

«Син язасың, ә мин сакта торам…

Барысы да әйбәт булачак!» – дигәнсез бер шигырегездә. Хәзерге вазгыятьтә эчке цензор җиңелсә хәерлерәкме, әллә шагыйрьме?

– Язганда мин уңга-сулга карамадым, чыгарырлармы-юкмы дип уйламадым. Барысы да үз иркендә агылды. «Язганда, язам дип уйлама», – дигән Эрнест Хемингуэй. Уйлый башласаң, ул язылмас та иде. Алга таба әсәрнең язмышы иҗатчыга бәйле түгел.

– Озак көттереп, «Бөртек-бөртек яктылык» дигән шигырь китабыгыз чыкты. Нибары 600 данә тираж белән… Китапның шулкадәр аз санда басылуын үзегез нидән күрәсез?

– Кәгазь кытлыгыдыр…

Бәлки, артык кыю булганга, «Азатлык көне», «Фәүзия» кебек поэмалар да урын алганга шулай аз санда чыккандыр ул?

– «Артык кыю» язганымны үзем дә белми идем әле. Ул бит үзе агыла. Кайвакыт язып өлгереп булмый. Ничек килә, шулай языла да инде. Ләкин, яза башлаганчы, аны әле озак уйлап йөрисең, ул шулай әкренләп өлгерә, җиләк кебек пешә. Ә пешеп җиткәч инде, тизрәк язарга кирәк, юкса бозыла башлый. Андый вакытта уйлап торып буламы соң?

– Аз булса да, берәгәйле! Әйтик, «Зәйтүнә мәхәббәте» поэмасы. Тагын Тукай мәхәббәте турында инде, дип борын җыерыбрак укый башлыйсың да гади җөмләләрдә ил язмышын күреп шаккатасың.

«Ә газраил көн дә җан җыя.

Артта калыр шулай

Айдар да бервакыт,

Һәм югалыр беркөн Фәүзия.

Азатлыкка әйдәп

Мәйдан тота белгән

Батулла да хәлсез тын ала», – дигән юлларны гына алыйк. Безнең киләчәк шулай ук өметсезме, дип сорау да урынсыз шикелле…

– Кайберәүләргә, кайбер вакыйгаларга карасаң, өмет сүнә башлый. Шулай да тормышта, тарихта кайвакыт көтелмәгән, шаккатарлык кискен үзгәрешләр, борылышлар, хәтта могҗизалар килеп чыга…

– Китапта татар җыры белән саубуллашу да бар. Радио-телевизордан эстрада хәлләрен күзәтеп барасызмы? Татар җыры кайтмаска дип хушлаштымы безнең белән?

– Күзәтәсем дә килми. Кәефне бик тиз төшерәләр. Күпме яздылар, мин дә яздым, ә хәлләр начардан-начарга бара. Гасырлардан килгән искиткеч уникаль, кабатланмас татар моңын ничек мыскыл итәләр. Бер популяр җырчыны җенем сөйми иде. Очраклы рәвештә бер татар халык җырын җырлаганын ишеттем дә, исем китте – шундый матур итеп җырлый белә икән бит бу ханым. Ә ул сәхнәдән теләсә нәрсә сөйләп, тыңлап булмаслык «шедеврлар» башкарып, популяр җырчыга әйләнеп, үз бәясен генә түгел, халкының бәясен, зәвыгын төшереп йөри. Юлның җиңелрәген сайлаган. Сәбәпләре мондый хәлнең сер түгел.

– Язучыга шартлар кирәк, дигәнне еш ишетергә туры килә. «Шартлар» дигәнне сез ничек кабул итәсез?

– Язучы ач булырга тиеш, диючеләр бар. Тыныч, уңайлы шартларда гына иҗат итеп була, ди кайберәүләр. Мин барысын да уздым, төрле шартларда яздым. Барысының да – үз вакыты. Тик шунысы шарт: кечкенәдән балда-майда йөзеп, әсәр язып булмыйдыр ул.

– Шартлар дигәннән, Тел комиссиясе белән берлектә «Казан утлары» журналы әдәби конкурс үткәрде. Сез анда көч сынап карамадыгыз шикелле. Сәбәбе нидә икән?

– Әдәби конкурслар – иҗат өчен файдасыз ыгы-зыгы дип уйлыйм. Аның өчен мин картайдым инде. Аннан соң, «служенье муз не терпит суеты», диләр бит.

– Гомумән, әдәби конкурслар белән иҗат кешесенең абруен күтәреп буламы?

– Була, билгеле. Күптән түгел генә Чаллыдан талантлы Лилия Гыйбадуллина бер конкурста бик танылды. Лаеклы рәвештә танылды, абруен тагын да күтәрде.

– Һәр язучы аерым бер дөнья дигәндәй, сезнең иҗатны башка каләм әһелләре күрәләрме, бәялиләрме?

– Язучыларның каләмдәшләрен укымауларын күптән язабыз. Шулай да мине әдәбиятка Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев җитәкләп алып керделәр, дип әйтергә була. Килүчеләр дә күп булды, дусларым шактый. Кызганыч, әкренләп китеп баралар, таянырлык кеше калмый. Ләкин минем иҗатка югары бәя бирүче язучылар аз түгел.

– Бәяли(ләр) дисәгез, нишләп соң алайса төрле премияләргә җиңүчеләр игълан иткәндә, сезнең исем ишетелми? Премияләр өчен фамилиягез туры килмиме әллә?

– Премияләр тирәсендә дә әдәбиятка катнашы булмаган ыгы-зыгы күп. Тәкъдим итеп караучылар булды, алга барып булмады. Сәбәбен ачыклап маташмадым, кирәге дә юк. Күңелем чиста, җаным тыныч.

– Премияләр турында сүз чыккан икән, Тукай премиясе турында да фикерегезне ишетәсе килә. Быел Флера Гыйззәтуллина үпкәләп-рәнҗеп калды. Бәлки, чынлап та, аны бирү тәртибен үзгәртергә вакыт җиткәндер?

– Әйе, Флера Гыйззәтуллина да бик тә лаек иде. Үзенең легендар баласына 500 мең сум акча таба алмаган бай Татарстанга нинди өмет, нинди ышаныч булсын инде? Аның бирү тәртипләрен бездән сорап торалармы соң?

– Китапны күпләп чыгаруның файдасы юк, алмыйлар, диләр. Яхшы китап киштәдә ятмый анысы. Сезнең китапка да тузан кунмас шикелле. Сезнең фараз: татар китабын укучы иң соңгы кеше ничәнче елда яшәячәк?

– Татар әдәбиятын, серле татар моңын әле меңнәрчә еллардан соң да галимнәр өйрәнәчәк, дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

– Мөмкинлек булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Мәктәпне тәмамлагач, химия-технология институтына түгел, КДУның тарих бүлегенә кергән булыр идем.

– Хәзерге заманны нинди өч сүз белән бәяләп була?

– Гомуми акылдан язу…

– Иң зур теләк?

– Теләкләр күп ул. Барысы да зур.

– Сезнең тормыш китап булса, ул ничек аталыр иде?

– «Бөртек-бөртек яктылык».

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү