Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, ике литр кан суыртканнар

Мамадыш хастаханәсенә эче бик каты авыртудан зарланган хатын-кызны китергәннәр. Пациентканың корсагында бик зур гематомасы булуы ачыкланган.

Зыян күрүче үз хуҗалыгы булуын һәм сыерлар асравын әйткән. Аларны караганда берсе кинәт хуҗасына ташланган һәм таптый язган.

Бәхеткә, хатын-кызның эчке органнарына зыян килмәгән. Табиблар гематоманы ачып, анан ике литрга якын кан суыртканнар, дип хәбәр итә Мамадышның үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү