«Этләргә закон юк»: Кукмара фаҗигасеннән соң нәтиҗәләр ясалырмы?

Күпме генә язып торсак та, кызганыч, этләр проблемасы һаман хәл ителми. Бу атнада Кукмара районында булган фаҗига әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелекнең, җитәкчеләрнең һәм тикшерү органнарының игътибарын тагын бер кат юнәлтте.

Фаҗига Кукмара районының Жилой Рудник бистәсендәге балалар мәйданчыгында килеп чыккан. Ул көнне бер урам эте өч балага ташланган. 5 яшьлек Азалия әбисе белән булган, ә 2011 елгы малайлар яшьтәшләре белән уйнап йөргән. Ике малайның да беләкләре җәрәхәтләнгән. Аларны табиблар, карагач, укол кадап, дәвалар өчен өйләренә кайтарып җибәргән. Ә менә кечкенә кызчыкның эт битен тешләгән.

Әлеге вакытта Азалия әнисе белән Балалар республика хастаханәсендә дәвалана.

– Балага психолог ярдәме кирәк булачак. Бик куркып калды, төнлә йоклый алмый, сөйләшми, – дигән аның әнисе Эльмира Фатыйхова.

Зур Кукмара авылына да шалтыраттык. Исемен газетада күрсәтергә теләмәгән авыл кешесе әйтүенчә, сукбай этләр – иң зур проблемаларның берсе. Алар күп, киләчәктә тагын да артачак, ди ул.

– Этләрне бит хәзер бернишләтеп тә булмый. Закон юк. Югыйсә биш-алты ел элек, законга үзгәрешләр кергәнче, безнең җирлектә генә дә елына 60лап этне аталар иде. Хәзер моның өчен җаваплы оешма ике атнага бер тапкыр килә, ләкин бу бик аз. Гариза җибәргәч, ике атнадан соң гына да килергә мөмкиннәр. Алай гына җиңә торган проблема түгел бу. Әгәр законга үзгәрешләр кертелмәсә, мондый фаҗигаләр тагын да булачак әле.

Авыл халкы фикеренчә, әлеге эш белән башка шәһәрдәге оешмалар түгел, ә һәр районның үз ветеринария хезмәте шөгыльләнергә тиеш.

– Этләрне аулаучылар вакытында килеп җитә алмый. Алар гына аулап бетерә дә алмый аны. Язын сарыкларны да буып чыккан иде сукбай этләр. Буылган кош-кортлар турында әйтеп тә тормыйбыз инде. Алар бик күп, – диделәр безгә.

Кукмара районында сукбай этләрне аулау белән «Спецгрупп+» оешмасы шөгыльләнә. Соңгы вакытта аларның эшчәнлегенә карата шикаятьләр күп булган. Район хакимиятендә әйтүләренчә, бүлеп бирелгән акчаның күпчелек өлеше әлегә кадәр файдаланылмаган. Кызганыч, оешманың җитәкчесе белән элемтәгә чыга алмадык. Хәзерге вакытта ялда, диделәр.

Балаларга ташланган эткә килгәндә, аны тотканнар һәм районның ветеринария берләшмәсенә китергәннәр. Әлегә үз-үзен тотышын күзәтәләр, тикшерәләр. Хайванның аннан соңгы язмышы билгеле түгел.

Әлеге вакыйга буенча «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алды.

Ике көннән соң шуңа охшаш вакыйга Биектау районының Пановка авылында килеп чыкты. Тик бу юлы кешеләр түгел, ә сарыклар зыян күрде. Фермерның ун баш сарыгын төнлә шулай ук сукбай этләр ботарлаган. Фермер әйтүенчә, шушы ук этләр халыкка, шул исәптән балаларга да берничә тапкыр һөҗүм иткән булган.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Казанның берничә хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр саны сигез ай эчендә 1200гә җиткән. Алар арасында башкала халкы гына түгел, төрле районнардан килүчеләр бар. Татарстандагы иң зур приютларның берсе булган «Зооцентр» оешмасы мәгълүматлары буенча, быел алты ай эчендә алар 2,3 мең сукбай этне аулаган. Моннан тыш, этләр аулау буенча «кайнар линия»гә 3,6 мең шалтырату кабул ителгән.

Озак еллар мал табибы булып эшләгән Илдус Хатыйпов эт һәм песиләрне чиплаштырырга, ягъни учетка куярга кирәк, дигән фикерен тагын бер кат әйтте.

– Халык моңа, салымнан куркып, каршы чыга. Ләкин бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде. Һәр этнең паспорты булырга тиеш. Һәм җаваплылык этнең көчеген сатып җибәргән хуҗада калырга тиеш, – ди ул.

Аның фикеренчә, этләрне приютка туплау шулай ук дөрес түгел.

– Чөнки алар яши торган җирдә паразит һәм йогышлы авырулар да арта, – ди ул. –  Стерильләштереп урамга җибәрүнең дә мәгънәсе юк, чөнки этләр – өер белән йөри торган хайван һәм алар лидерлык өчен көрәшәчәк. Этләр берничек тә тыныч кына йөри торган җан ияләре түгел. Бу фикер аларны яклаучыларга ошамас, билгеле. Стерильләштерелгән яки кастрация ясалган этләр, песиләрнең бөерләрендә таш барлыкка килә. Димәк, алар урамда барыбер авырый башлаячак. Шуңа күрә хайваннарны шунда ук үтерергәме, әллә урамда авырып җан тәслим кылганын көтәргәме? Мәсьәләнең әнә шул ягы да бар.

Кыскасы, фаҗигасе яңа, проблемасы иске. Сукбай этләрдән зыян күрүчеләр саны көннән-көн артса да, проблеманың тамырына балта чаба торган конкрет чаралар әле дә булса күрелми. Бәлки, сукбай этләрне киметергә яки бөтенләй бетерергә ярдәм итүче закон кайчан булса да кабул ителер, тик аңа кадәр тагын күпме кеше зыян күрер?

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү