«Спокойной ночи, малыши» тапшыруындагы Филя вафат

«Спокойной ночи, малыши» тапшыруында Филя булып сөйләгән актер Сергей Григорьев 64 яшендә вафат булды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Актер белән хушлашу 21 августта узачак, дип хәбәр иткәннәр Санкт-Петербургның зур хораль синагогасында.

Соңгы елларда Григорьев Израильнең Ткоа шәһәрендә Яһүд тауларында яшәгән. Балалар өчен телепрограммада ул 2013 елга кадәр эшләгән. Башта Григорьев курчакны уйнатучы гына булган, ә Филя персонажын актер Игорь Галуненко тавышлыландырган. 1988 ел ахырыннан Филя өчен Григорьев сөйли башлый. Ул вакытта Сергей Григорьевка Галуненконы чыгарылышны тиз арада яңадан төшергән вакытта алыштырырга туры килгән.

/Татар-информ


Фикер өстәү