Татарстанда бер ир туганын үтереп күмеп куйган

22 августта Әлмәт районының Яңа Суркино авылындагы бер йорт янында 42 яшьлек ир-атның мәете табылган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Һәлак булган ир-атның 54 яшьлек туганына шик белдерелә һәм аны тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таныган һәм күрсәтмәләр биргән. Аның сүзләренчә, алар икесе бергә хәмер эчеп утырганда кайсыдыр мизгелдә алар сүзгә килгән. Шул вакытта абый кеше яшереп куйган җиреннән 16 калибрлы ау мылтыгын алган һәм туганнан туган энесен атып үтергән.
Бу җәрәхәттән ул шунда ук үлә. Аннары ир-ат мәетне өй янында канауга күмеп куя һәм эчүен дәвам итә. Бу хәл турында беренче булып үлгән кешенең туганнары белә: ир-ат аларга үзенең энесен үтерүен сөйли һәм мәетне күмгән урынны күрсәтә.
Моннан тыш, ир-ат тикшерүчеләргә туганын атып үтергән мылтыкны да биргән. Утлы корал теркәлмәгән ау мылтыгы булган.
Тиздән тоткарланучыга чик кую чарасын сайлаячаклар. Бу хәлнең барлык шартлары да ачыклана, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Фикер өстәү