Рөстәм Миңнеханов Казан хәрби госпиталенең файдалануга тапшыруга әзерлеген бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов Казанның яңа хәрби госпиталендә булып, аның файдалануга тапшыруга әзерлеген бәяләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Госпиталь бинасы (Рәис Гәрәев урамында урнашкан) инде төзелеп беткән, тирә-юне тәртипкә китерелгән. Хәзерге вакытта анда медицина җиһазлары урнаштырыла.

Госпиталь аварияләр, һәләкатләр һәм локаль хәрби конфликтлар очрагында зыян күрүчеләргә чиктән тыш ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлегеннән чыгып төзелгән. Биредә авиация транспорты белән китерелгән җәрәхәтләнүче-яраланучыларны дәвалаячаклар.


Фикер өстәү