Чаллыда тәрәзәдән егылган кыз хастаханәдә җан биргән

Кичә Чаллыда тулай торакның бишенче каты тәрәзәсеннән егылган бер яшьлек кыз хастаханәдә җан биргән. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү фаразлары буенча, кызның әти-әнисе исерек килеш йоклаган, ә ике балалары – 10 яшьлек малай белән бер яшьлек кыз үзләренчә йөргәннәр. Нәтиҗәдә, бала тәрәзә төбендә басып, ачык тәрәзәгә аша аска очкан.


Фикер өстәү