Билгеле бер вакытта уяну өчен укыла торган дога

Билгеле бер сәгатьтә уянырга теләгән кеше, «Кәүсәр» сүрәсен өч тапкыр ихластан һәм Аллаһка ышану белән укып ятса, теләгән сәгатендә уяныр.

«Кәүсәр» сүрәсе:

«Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Иннә әгътайнәкәл-кәүсәр. Фәсалли ли раббикә уәнхәр. Иннә шаниәкә һу әл-әбтәр».

Рахман вә Рәхим булган Аллаһ исеме белән. Рәсүлем! Чынлыкта без сиңа Кәүсәрне (җәннәттәге елга) бирдек. Шул хәлдә Раббыңа намаз кыл (Корбан гаете намазы) һәм корбанга (хайван) чал. Асыл нәселне беткән – сиңа нәфрәт тоткан берәүдер (сине үртәгән).


Фикер өстәү