Владимир Путин “Төзелеш” программасына һәр ел саен 900әр миллиард сум юлларга кушкан

2023-2025 елларда шундый зур суммалар җибәреләчәк.

Россия Хөкүмәте 2023-2025 елларда, һәр ел саен, “Төзелеш” комплекслы программасын финанслауга 900әр миллиард сум һәм 2026-2027 елларда адреслы федераль инвестицион программасына – берәр триллион сум бирәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына шундый бурыч йөкләгән. Бу хакта Кремль cайтында хәбәр ителә.

Ил башлыгы, аерым алганда, финанслауның капитал салуларның нәтиҗәсен арттыру өчен кирәк булуын күрсәткән. Акча быел 15 декабрьгә кадәр җибәрелергә тиеш.

Хөкүмәт шулай ук, 1 октябрьгә кадәр, киләсе елга, 2024 һәм 2025 елларга федераль бюджет проектына федераль бюджет средстволары хисабына биналар төзү һәм реконструкцияләүне тәмамлауга өстәмә рәвештә кимендә 50 миллиард сум бирүне кертергә тиеш.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Хөкүмәт авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаны гамәлгә кертте. Бу максатны тормышка ашыруга 45 миллиард сум күздә тотылган.


Фикер өстәү