Казанда тантаналы рәвештә Халыкара яшь дипломатлар форумы ачылды

Казанда Халыкара яшь дипломатлар форумы башланды. Ул бишенче мәртәбә һәм тәүге мәртәбә Казанда оештырыла. Башкалага дөньяның 42 иленнән 100дән артык катнашучы килде.

Катнашучылар яңа шартларда дипломатия оештыру, киберкуркынычсызлык, халыкара мөнәсәбәтләр турында фикер алышачак.

Чараның рәсми ачылышында мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Президент искәрткәнчә, Казан әлеге форумны Ислам хезмәттәшлеге оешмасы башкаласы статусында кабул итә. Бу көннәрдә шәһәрдә Халыкара яшьләр саммиты үз эшен башлаячак.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге катлаулы шартларга карамастан, залда дөньяның күп кенә илләрдән делегатлар җыелган. «Бу — булачак дискуссияләрдә кызыксыну уятуның, үзара ихтирамлы диалогка һәм үзара элемтә нокталарын эзләүнең ачык дәлиле», — диде ул.


Фикер өстәү