Яшел чәй таплардан чистарта

Биттәге таплардан һәм туттан котылырга теләсәгез, әлеге битлекне ясап карагыз. Ике аш кашыгы яшел чәйне порошокка әйләнгәнче изәргә. Аңа ике чәй кашыгы дөге оны кушарга. Куе масса барлыкка килерлек итеп, су белән болгатырга. Пигмент таплары булган урыннарга сөртеп чыгарга. Битлекне 15 минут тоткач юып төшерергә.


Фикер өстәү