Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда 1,5 мең укучы белем алачак мәктәп ачу тантанасында катнашты

Чаллыда 62нче Белем бирү үзәге ачылды. Шәһәр тарихындагы иң зур уку йорты 1,5 мең укучыга исәпләнгән. Аны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагогларны әлеге сөенечле вакыйга белән котлаганда республика парламенты башлыгы Татарстанда мәгариф тармагын яңартe өчен күп эш башкарылганын әйтте. Соңгы 11 елда республикада 79 мәктәп һәм 284 бакча төзелде. Шул исәптән, быел 11 яңа мәктәп һәм 5 бакча ачыла. “Укучыларның 97,6 проценты кайнар ризык белән тәэvин ителгән. Республикадагы барлык мәктәпләр зур тизлекле Интернетка тоташтырылган. Фән кабинетларының 80 проценты интерактив һәм проекция техникасы белән тәмин ителгән. Укытучылар 12 мең яңа ноутбук алды. Болар барысы да хакимият органнарының лаеклы белем һәм тәрбия бирүгә бәхәссез өстенлек биргәнен раслый”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бүгенге шартларда тәрбиягә дә аерым игътибар бирергә кирәк. “Балаларга үз шәһәреңне, республикаңны, илеңне ярату хисләрен сеңдерү мөһим. Бу мәсьәләдә мәктәп нәтиҗәле эшләр дип өметләнәм”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммтшин шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән яңа мәктәпнең уку кабинетларын, конференция залын, бассейнын, спорт залларын һәм китапханәсен карап чыкты. “Яхшы урынга эшкә урнашкансыз. Мәктәп барлык заманча техника һәм технологияләр белән җиһазландырылган”, – диде ул укытучыларга.

Мәктәпне 2022 ел башында төзи башлаганнар һәм 9 ай дигәндә эшләп тә өлгерткәннәр. Яңа уку елында барлыгы 40 сыйныфка укучылар җыялар. Башлангыч мәктәптә – 28 (728 бала), төп мәктәпкә 12 (312) бала кабул итәләр. Бу уку елында 8-11 сыйныфлар булмаячак.


Фикер өстәү