Татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайтуын ачыклаганнар

Көн саен ике стаканнан артык чәй эчсәң йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметергә мөмкин. Бу нәтиҗәләр белән Британиянең милли сәламәтлек институты галимнәре уртаклаша. Эзләнүләр нәтиҗәләрен алар Annals of Internal Medicine журналында бастырып чыгарган.

Белгечләр 40 яшьтән 69 яшькә кадәр булган кешеләрне тикшергән. Аларның 85% көн саен чәй эчә торган була. Галимнәр үлем куркынычы ун ел эчендә 9-13% ка кимегән дигән нәтиҗәгә килгән. Аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары сирәгәйгән.


Фикер өстәү