2023 елда “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру буенча очрашулар башланды

Киләсе елда “Безнең ишегалды” Президент программасы нигезендә ишегалларын төзекләндерү буенча бөтен республика күләмендә очрашулар башланган. Булачак ишегалды схемасы буенча фикер алышуда шунда яшәүче барча кешенең катнашуы мөһим. Чөнки мондый очрашуларда архитекторга сораулар бирү, үз теләк-тәкъдимнәреңне җиткерү мөмкинлеге ачыла.

Очрашулар графигы dvor.tatar/docs сайтына һәм Программаның социаль челтәрләренә урнаштырылган. Идарәче оешма очрашуга 10 көн кала бу хакта халыкка хәбәр итә. Фикер алышуда катнашу мөмкинлеге булмаса, очрашудан соң 3 көн эчендә идарәче оешма аша архитекторга үз теләкләреңне җиткерергә мөмкин.

Һәрбер ишегалдын төзекләндерү алдыннан халык белән кимендә өч очрашу уздырыла. Беренчесе – аеруча мөһим, чөнки анда, кешеләрнең тәкъдимнәреннән чыгып, төзекләндерүнең башлангыч схемасы карала. Фикер алышуда район хакимияте вәкилләре, идарәче оешма хезмәткәрләре, архитекторлар, шулай ук подрядчылар чакырыла.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программа 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов тәкъдиме белән башланып китте. Программаның гамәлдә булу чорында республикада 7 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк.


Фикер өстәү