Европа берлегенең тугыз иле Россиядә яшәүчеләрдән туристлык визаларына документлар кабул итүдән туктаган

Европа берлегенә керүче илләрнең тугызы: Латвия, Литва, Эстония, Польша, Чехия, Словакия, Дания, Бельгия һәм Нидерланд Россиядә яшәүчеләрдән туристлык визаларын рәсмиләштерүгә документлар кабул итүдән туктаган. Бу хакта Россия Туроператорлар ассоциациясе (АТОР) хәбәр итә.

Шул ук вакытта Италия, Испания, Греция, Франция, Венгрия һәм Кипр илебездә яшәүчеләрдән туристлык визаларын элеккечә үк кабул итә.


Фикер өстәү