Татарстанда балага суккан тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанның Кама Аланы бистәсендә, бер кызчыкка сукканы өчен, балалар бакчасы тәрбиячесенә “Балигъ булмаганны тәрбияләү бурычларын үтәмәү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр, массакүләм мәгълүмат чараларына күзәтү ясаганда, сабыйлар урамда уйнаган чакта балалар бакчасы тәрбияченең 2 яшьлек кызчыкка берничә тапкыр сугуын “тотып алган” видеоязмага юлыккан.

Бу вакыйганың быел 20 сентябрьдә булуы билгеләнгән.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла.


Фикер өстәү