Алексей Песошин Татарстан профсоюзлары көне белән котлады

24 сентябрь – Татарстан профсоюзлары көне. Бу уңайдан республикада яшәүчеләрне Премьер-министр Алексей Песошин котлады.

«Профсоюзлар хезмәт коллективлары, эш бирүчеләр белән Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасындагы күпер буларак, хезмәт ияләренең хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклап, республикабыз  хезмәтчәннәренең зур армиясе мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим карарлар кабул итүгә зур йогынты ясардай көч булып тора, – диелә котлауда. – Профсоюз оешмалары, актив позициясе, һөнәри компетентлыгы, максатка ирешүдәге ныклыгы нәтиҗәсендә, хезмәт коллективларының, шулай ук социаль партнерлык якларының ихтирамын тоеп яши.

Һөнәри берлекләр республикадагы социаль партнерлык системасы кысаcында хезмәткәрләрнең хокукларын актив төстә яклап килә.

Төрле яклап уйланылган эшегезнең алга таба да республикада яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга ярдәм итәчәгенә ышанам.

Гомуми эшкә тугрылыгыгыз өчен, барлык хезмәт ияләренең хокукларын яклауны тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, уңышлар телим!»


Фикер өстәү