Хәрби комиссар «В» категориясе булган ир-атларны мобилизацияләү турында белдерде

Иркутск өлкәсе хәрби комиссары Евгений Фуженко матбугат конференциясе вакытында «В» категориясе күрсәтелгән гражданнар өлешчә мобилизациягә керә, дип белдерде.

Шул ук вакытта ул аларны соңгы чиратта чакырырлар дип ачыклык кертте. Бу хакта IRCITY.RU порталы хәбәр итә.

Билгеләп үтик, хәрби билетта «В» категориясен сәламәтлеге белән проблемалар аркасында армиядә хезмәт итмәгәннәргә куялар.

Фуженко аныклавынча, беренче чиратта беренче һәм икенче разрядка туры килә торган гражданнар мобилизацияләнәчәк. Аерым алганда, матрослар, солдатлар, майорлар, 55 яшькә кадәр подполковниклар, 60 яшькә кадәр полковниклар һәм 65 яшькә кадәр югары офицерлар.

Фуженконың «В» категориясе турындагы сүзләре Оборона министрлыгының закон нигезендә кем чакырылмаячагы турындагы аңлатмасына туры килә.


Фикер өстәү