Песков: «Халыкның өлешчә мобилизация турындагы карарга реакциясе — истерик һәм гадәттән тыш эмоциональ»

Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков халыкның өлешчә мобилизация турындагы карарга «истерик һәм гадәттән тыш эмоциональ реакция»сен шәрехләде.

«Менә шундый истерик һәм гадәттән тыш эмоциональ реакцияне игълан ителгәннән соң (өлешчә мобилизация турында) беренче көнне аңларга мөмкин иде», — диде Песков.

Аның сүзләренә караганда, өлешчә мобилизация игълан ителүнең беренче көнендә билгеле бер мәгълүмат җитмәү булган.

Шул ук вакытта хәзер әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат кытлыгы юк, дип өстәде Песков.


Фикер өстәү