Рамзан Кадыйров хәрби хезмәткәрләрне хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләргә тәкъдим итте

Чечня башлыгы хәрби хезмәткәрләрне махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләргә тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ФСБ, ФСО, СВР, УФСИН, суд приставлары, таможня, прокуратура һәм РФ Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең бер өлеше хәрби хәрәкәтләр зонасында кирәк булыр иде.

«Көч оешмалары һәм хәрби ведомстволар белән бергә — ул якынча 5 миллион кеше, алар даими рәвештә спорт нормативларын тапшыра. Әгәр хезмәткәрләрнең 50% ын хезмәт постында калдырсак, аларның икенче яртысы — 2,5 миллион кеше санында — теләсә нинди көнбатыш армиясен җимерәчәк. Резерв та кирәк булмаячак», — диде ул.


Фикер өстәү