Казанда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» патриотик акциясе узды

Бүген Казанның Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» шигаре астында патриотик акция узды. Чара Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә Россия составына керү турындагы референдумнар башлануга багышланган иде. Чарада шәһәрнең 8 меңгә якын кешесе катнашты, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә. 

Шәһәрлеләр алдында «Зәңгәр беретлар» хәрби-патриотик җыр ансамбле, иҗат коллективлары һәм патриотик җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады.

Шулай ук Җиңү паркында кыр кухнясы һәм ату кораллары күргәзмәсе эшләде.

Чара Казан мәдәният идарәсе һәм «Сугышчан туганлык» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды.

/Казан мэриясы матбугат хезмәте 

Фото: Марат Мөгыйнов


Фикер өстәү