Республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе узды

Бүген республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе узды. Тирә-якка битараф булмаучылар өмәгә җыелып, урманнарны җыештырды. Казанда яшәүчеләр Столбище участок урманчылыгына җыелды.

– Урманны саклау — һәр кешенең бурычы, — ди Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. — Шуңа күрә, беренче чиратта, “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе экологик культура булдыруга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Икенче чиратта, урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл тудыру максаты куела».

Акция республиканың барлык районнарында узды. Анда 10 меңнән артык кеше катнашкан. Акциянең көзге этабы 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүгенге чарада 2 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыелды. Республика буенча урманнардан 3 мең кубометр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, корыган агачлар җыеп алынды һәм чыгарылды.

“Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 12 сентябрьдә башланды һәм 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, 18 апрельдән 18 июньгә кадәр узган акциянең язгы этабнда урман фондыннан 2,4 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм чыгарылды, 3,2 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачлар җыелды.


Фикер өстәү