Ижау мәктәбенә һөҗүм иткән ир психоневрологик диспансерда учетта торган

Ижевск шәһәренең 88 нче мәктәбендә атыш оештырган ир-ат психоневрологик диспансерда учетта торган, дип белдергән Удмуртия башлыгы Александр Бречалов.

“Һөҗүм итүче – Ижевскида яшәүче Казанцев Артем психоневрологик диспансерда учетта торган”, – дигән төбәк башлыгы телеграмм-каналындагы белдерүдә.

Аның әйтүенчә 34 яшьлек вәхши кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган. Башта ул сак хезмәткәренә аткан, шуннан соң икенче сакчыны да үтергән. Соңыннан үз-үзенә кул салган.

“Җәрәхәтләнүчеләрнең күпчелегенең хәле – авыр яки уртача авырлыкта, һәркайсына операцияләр ясалды. Аларны коткарып калачагыбызга өметләнәчәкбез”, – дигән Бречалов.

Губернатор билгеләп үткәнчә, кирәкле дарулар һәм белгечләр бар. “Мин тиешле күрсәтмәләр бирдем. Тиздән Казаннан өстәмә белгечләр, психологлар һәм кирәкле әйберләр белән самолет килеп төшәчәк”, – дигән Бречалов.


Фикер өстәү