“Мәрхәмәт” берләшмәсе депутатлары белем алуга хокукларны яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештыра

Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә. пәнҗешәмбе – 29 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә белем алуга хокукларны яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә, республикада яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәк.

“Хатын-кыз игътибары” “кайнар линиясе” республикада яшәүчеләрнең фикерен ишетү, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм кулы сузу максатында бик нәтиҗәле чарага әйләнде. Бу акция кысаларында йөзләрчә кешегә үзвакытында гаиләдә кыйналу, көнкүрештә низагларны булдырмый калуга ярдәм ителде, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәткә хокукларны саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм, мәктәптә туклануны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрелде.

“Кайнар линия” телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp кушымтасына язып җибәрү өчен).

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә кабул ителә.


Фикер өстәү