Луганск халык республикасы бер атна эчендә рәсми төстә Россия составына керәчәк

Луганск халык республикасының Мәскәүдәге вәкиле республиканың Россиягә керүе буенча кайбер мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кирәклеген белдергән.

Луганск халык республикасы (ЛНР) бер атна эчендә Россиянең бер өлешенә әйләнергә мөмкин. Төбәкнең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Родион Мирошник шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, ЛНРның Россия составына керүе турында халыкара килешү генә төзисе калган.
— Аның эчтәлеге бик мөһим. Чиктән тыш ашыгудан мәгънә юк, әзер инде ул. Белүемчә, хәзер төп нигезләмәләренә ачыклык кертеп бетерелә, – дип билгеләп үткән ул.

Әмма, илче фикеренчә, төп эшне төгәлләү өчен бер атна чамасы кирәк булачак әле. Шуннан соң кушылуга бәйле калган мәсьәләләр каралачак.


Фикер өстәү