13 яшьлек кызны әти-әнисе «тәрбия» максатыннан чылбырда тоткан

Красноярск өлкәсендә 13 яшьлек кызның әти-әнисенә каршы җинаять эше кузгатылган. Алар аны педагогик максатларда чылбырда тотуда гаепләнә, дип хәбәр итә төбәк прокуратурасы.

«2022 елның маеннан июленә кадәр Минусинск шәһәрендә 13 яшьлек кызның әти-әнисе «тәрбия» максатыннан аягын чылбыр белән урап, җылыту торбасына бәйләп, хәрәкәт итүдән мәхрүм иткән», — диелә хәбәрдә.

Гаиләдә барлыгы алты бала бар, аларның бишесе балигъ булмаганнар.


Фикер өстәү