«Ә йөрәккә һаман 18»: Халыкара өлкәннәр көне белән!

Әллә ни күп кирәкми үзләренә. Оекбашлары да җитәрлек, яулыклары да күп. Олыгайган көндә кадерле, кирәкле булып яшиселәре генә килә өлкәннәрнең. Берәр язма әзерләргә өйләренә барсаң, яннарыннан җибәрәселәре килми. Аралаша торгач, шуны аңлыйсың – олыларга бер җылы сүз җитә! Ә бит картлык һәркемгә киләчәк.

Картлык дигәннән, өлкәннәрнең берсе дә бу сүзне әйткәнне яратмый. Казанда яшәүче Роза Садыйкова,  сүз башлаганчы ук, ул сүзне әйтмәгез, дип кисәтеп куйды.

– Картаю турында уйлаганым да юк, – ди 91 яшьлек Роза ханым. – Мин бит әле дә эшләп йөрим. Дөрес, түләүле эш түгел. Әмма мин әле кирәк. Киңәшмәләр, очрашулар булса, чакыртып алалар. Үз яшемә үзем дә ышанмыйм. Йөрәгем унсигездә кебек. Өйдә генә утырсам, бәлки күптән карт аюга әйләнгән булыр идем. Әмма мине эш бәхетле итте. Картлыктан да коткарды, гомеремне дә озайтты. Беләсезме, эштән курыккан кешенең гомере озын булмый аның. Кешеләр янында булу, аралашу кирәк. Яшьләр белән дә еш очрашып торам, шуңа күрә картая да алмыйм. Әбигә әйләнәсем килми. Әле минем йөз яшькә җитәргә исәп.

Роза Садыйкова Бөек Ватан сугышы вакытында кырда эшләгән. Урак урган, көлтә бәйләгән. Илләр тынычлангач, Совет сәүдәсе институтын тәмамлаган. Күп еллар хисапчы, аннары кибет директоры булып эшләгән. Пенсиягә чыкканчы, 20 елдан артык Казан сәүдә  техникумында балалар укыткан. Пенсиягә чыккач та иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә кушыла, әле дә Татарстанның сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Ватанны саклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча иҗтимагый комиссия рәисе булып эшли. Ирен моннан 33 ел элек югалткан. Алар ике ул үстергәннәр. Бүген уллары һәм оныкларына сөенеп яши.

Республикада яшәүче өлкәннәргә «Демография» илкүләм проекты кысасында ярдәм итәләр. Татарстанның  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү алымнары үзгәртелә: барлык районнарда озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла.

–  Урын өстендәге өлкәннәрне караучылар өчен «Тәрбия мәктәпләре» оештырылды, кирәкле махсуслаштырылган җиһазлар сатып алынды. Авыру кешеләрне тәрбияләүче туганнарын һәм белгечләрне шул җиһазлар белән эшләргә өйрәтер өчен укытабыз. Шушы максатларда 2019 елдан 2022 елга кадәр 6,5 мең кеше белем алды, – ди министр. – Республикада инде 6 ел рәттән өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны гаиләгә тәрбиягә алу кебек социаль хезмәт күрсәтү формасы эшли. Хәзерге вакытта 33 муниципаль районда 34 шундый гаилә булдырылган. Диспансеризация узу һәм скрининглар ясау өчен 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча хезмәт уңай бәя алды. 2019 елдан 2021 елга кадәр медицина оешмаларына 146,2 мең өлкән кеше китерелгән. Агымдагы елда 56,5 меңнән артык өлкән яшьтәге авыл кешесе әлеге хезмәттән файдаланачак. «Демография» илкүләм проекты шулай ук 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләргә бушлай һөнәри белем алу – квалификацияләрен күтәрү яки хәтта яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бирде. 2021 елда өстәмә һөнәри белем алу хокукыннан 3501 кеше файдаланган.

Дөрестән дә, безнең өлкәннәр тик утыра белми алар. Үзләре дә, хәрәкәттә бәрәкәт, дияргә ярата. Көнозын утырып эшләүчеләрне, кулларына телефон тотып шуңа багынып утыручыларны сүгеп тә ташлый алар. Казанда яшәүче 71 яшьлек Лидия Горохова олыгайган көнендә спорт белән дуслаша.

–  2006 елда пенсиягә чыктым. Уем оныклар карап өйдә утыру иде.  Көннәрдән беркөнне дус кызым мине «Мәскәү» спорт комплексына алып китте. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен күнегүләр ясаталар иде. Шул көннән мин йөзүгә дә язылдым. Аннан өлкәннәр өчен бию, гимнастика түгәрәкләре барын белеп алдым. Аларга да язылдым. Чаңгыга да бастым.  Спорт тормышыма шулкадәр үтеп керде. Мин ансыз яши алмаска әйләндем. 2014 елдан пенсионерларның «Өченче буын» дип аталган спартакиадасында катнашам. Җиңүләр дә яулыйм, – ди ул. – Иң мөһиме – яшем зур инде, дип кул кушырып утырырга кирәкми. Күңелегез яшь булсын. Сәламәтлек булса, әллә ниләр эшли аласың. Ә сәламәт булыр өчен хәрәкәт җитми.

Күптән түгел 94 яшьлек бер «егет» белән танышырга туры килде. Ул да шушы сүзләрне әйткән иде. Тик тормаска куша. Вәгыйз Малиховның өенә килеп кергәч, шаккаттым. Ялгыз гына яшәүче ир-ат фатиры димәсең! Ә үзен күргәч, бөтенләй югалып калдым. Берәр бабай каршы алыр инде дисәм, Вәгыйз абый йөгереп кенә йөри икән әле. Ул режим буенча яши. Һәркөнне иртәнге биштә уяна. Бер сәгать буе гәүдәсен язар өчен күнегүләр ясый. Аннары кухнясына күчә. Тәмле итеп ботка пешерә. Көн дә бер төрлене түгел, гел төрләндереп тора. Иртәнге сигезләр тулып киткәч, урамга йөреп керергә чыга. Бер-ике сәгать йөргәч, төшке ашка кайта. Аннары тагын бераз ял итеп ала да кичке прогулкага чыгып китә.

– Үзем кебек «егет»ләрне иярттем дә скандинавия таягы белән йөрибез. Көнгә 5 чакрым җәяү йөрү бик файдалы. Ялкауланмаска кирәк. Хәзер кеше ашый да барып ята. Хәрәкәтләнү бетте. Әллә сез безнең буынны рәхәттә яшәгән дисезме? Төрлесен күрдек. Әмма яшәү дәртен югалтмадык. Әгәр рухың нык икән, кешене ялгызлык та сындыра алмый, – ди ул.

Ялгызлык дигәннән, күпләр нәкъ менә шушы «авыру» белән интегә дә инде. Кемнәрнеңдер балалары ташлап китә, кайберәүләр газизләрен иртә югалта. Кадерсез көнгә төшкәннәре дә бар. Шөкер, күпчелек өлкәннәр ялгыз түгел. Дәүләт программасы ярдәме белән аларны социаль хезмәткәрләр тәрбияли.  Әби-бабайлар аларга бик рәхмәтле. Балтач районының Алан авылында  яшәүче Гөлчәчәк Гафурова да  биш әби һәм бер бабайның үз кызына әйләнгән.

– Мин үземә кушылган сәгать буенча гына эшләмим. Авылдашларымның хәлен еш белешәм. Алар ялгызлыктан курка. Авырый башласалар, балалар кайтып өлгерерме, дип борчылалар. Олылар белән эшләү тәҗрибә дә бирә, яшәргә дә өйрәтә. Үзебезнең дә картаясы бар бит. Алда ни көткәнне берәү дә белми, – ди ул. – Әбиләрем мине үз кызыдай күрә. Үземдә генә яшәтер идем, диюче дә бар.

Бу көннәрдә өлкәннәр аеруча   кадер-хөрмәттә. Аларның күбесен лаеклы ялга киткән эш урыннарына чакырып кунак итәләр, күчтәнәчләр өләшәләр, бушлай кино-концерт күрсәтәләр, парк-скверларда алар өчен төрле чаралар уза, чәчләрен кистереп, мунчада юынып та кайта алалар.  Ә аларда бер теләк – бәйрәмдә генә түгел, калган көннәрдә дә наз, җылы сүз, ярату кирәк аларга! Без аларны шул бәхеттән мәхрүм итмәсәк иде.

 САН 

  •  Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, республикада  пенсия чиген узган 914 мең кеше яши. Йөз яшькә җиткән 157 әби-бабай бар.  Татарстанның иң өлкән ир-атына  – 102 яшь. Ул Питрәчтә яши. Ә иң өлкән хатын-кызга май аенда 107 яшь тулган. Ул Зәйдә гомер итә.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аларга газета аша мөрәҗәгать итте.

«Күркәм традиция буенча октябрьнең беренче көнендә без иҗтимагый әһәмиятле датаны – Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез, – диелә мөрәҗәгатьтә.  – Бүген өлкәннәрнең күп кенә проблемаларын республиканың социаль тармагы уңышлы хәл итә. Социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү системасының эше билгеле бер кешенең шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү генә түгел, ә тулаем алганда олы яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен дә оештырыла. Республикада интернат-йортларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытта 26 интернатта 1800дән артык өлкән кеше яши.

Өлкән буын гражданнарының мәдәни-ял эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Республикада пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча программалар тормышка ашырыла, спартакиадалар, турнирлар, фестивальләр үткәрелә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен күзәтеп торырга һәм аларның үтенечләренә вакытында җавап бирергә безгә республиканың иҗтимагый оешмалары: Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы, «Россия пенсионерлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе һәм «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәләр ярдәм итә.

Картлык  һәрберебезне көтә. Өлкәннәргә юлны узарга ярдәм иткәндә, транспортта урын биргәндә, өлкән кешеләрне кызганганда, хөрмәт иткәндә, әби-бабайларыбызның күңелләре җылылык белән тула.

Хөрмәтле ветераннар! Без сезгә көн саен мохтаҗбыз. Сез безнең өчен әхлак, тәүфыйк, тәрбия үрнәге булып торасыз. Хезмәтегез, дәүләтебезнең үсешенә керткән өлешегез, бүген безгә күрсәткән батырлык дәресләре өчен зур рәхмәт. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телим, табыннарыгыз мул, көннәрегез аяз булсын, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын!»

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү