Йолдызнамә | 3–9 октябрь

                  

Кучкар (21.03 – 20.04) Ярдәмгә тиенү, бурычлардан котылу чоры. Күңелдәге шик-шөбһәләрне алып ташлагыз: барысы да әйбәт булачак. Атна ахырында күңелле яңалыклар ишетеләчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эчке сиземләвегез дөп-дөрес адымга этәрәчәк. Эштә барысы да әйбәт булачак: җитәкчегез, нәтиҗәле эшләвегезне күреп, ниһаять, үзегезне җитди бәяләячәк. Ләкин гадәттәгедән күбрәк эшләргә туры киләчәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна урталарында гаиләгездә берникадәр кытыршылык барлыкка килергә мөмкин. Көнчелекне йөгәнләгез, теләсә нәрсә уйлап йөрмәгез. Тавыш чыгуны шулай итеп кенә булдырмый калачаксыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Бер белмәгән кешеләр белән аралашу күңелегезгә җиңеллек,  зур өмет-ышанычлар китерер. Уйламаган җирдән үтә файдалы мәгълүматлар килеп төшәр. Атна ахырында әйбәт кенә керемгә өметләнеп булыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна башында матди хәлегез яхшырыр. Керемегез гаилә һәм йорт өчен кирәкле әйберләр сатып алуга да, башкасына да җитәр. Үзегезне начар итеп күрсәтергә теләүчеләр гайбәт сүзләр таратырга мөмкин. Иң яхшысы – аларны күрмәмешкә һәм ишетмәмешкә салышу.

Кыз (24.08 – 22.09) Һава торышының көзге көйсезлеге салкын тидерү, вируслы чирләр белән яный. Шуңа күрә җылырак киенеп йөрергә кирәк. Атна ахырында  хәерле хәбәрләр ишетерсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Акчагызга игътибарлырак булыгыз: мошенниклар «кармагы»на эләгү куркынычы бар. Бу көннәрдә күңелегездә гаять зур өметләр уятырдай шәп яңалыклар ишетерсез. Хезмәттәшегезнең киңәшен тотып уңарсыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Гаилә мәшәкатьләре байтак вакытыгызны алыр. Әмма борчыласы юк: барысы да – күңелле мәшәкатьләр. Бер танышыгыз белән күрешеп сөйләшү күңелегезгә тынычлык иңдерер.

Укчы (23.11 – 21.12) Атна уртасында үзегезгә яңа эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ашыкмагыз, моның гаиләдәге мөнәсәбәтләргә зыян салу-салмавы турында әйбәтләп уйлагыз. Яхшы яңалыклар көтегез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Якыннарыгызның дәгъвасын аңларга тырышыгыз: алар сезгә бары тик яхшылык кына тели. Әйткән сүзләрегез өчен җавап бирергә һәм өстегезгә бурычлар алырга әзер торыгыз. Керемнәрнең артуына өметләндерердәй хәбәрләр ишетерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Серләрегезне хәтта иң якын дусларыгызга да чишмәгез: уңайсыз хәлгә куюлары бар. Бурычка биреп торудан шикләнмәгез – яхшылыгыгыз үзегезгә йөзе белән әйләнеп кайтачак. Атна ахырында бер хыялыгыз тормышка ашачак.

Балык (20.02 – 20.03) Тормышыгызның әйбәт якка үзгәрүенә сәбәп чыгар. Эштә дә – барысы да ал да гөл. Хезмәт хакыгыз артыр, абруегыз тагын да үсәр. Сәбәбе бик саллы шул…


Фикер өстәү