Россия составына кергән яңа субъектларның статусын рәсмиләштерү кайчан төгәлләнәчәге билгеле

Россия Дәүләт Думасында ил составына кергән яңа субъектларның статусын рәсмиләштерү эше кайчан төгәлләнәчәге турында аңлаттылар.

Искәртеп үтик: Россия Президенты Владимир Путин 30 сентябрьдә ил составына яңа дүрт төбәкне кушу турында шартнамәгә кул куйды. Болар – Луганск һәм Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре.

Яңа төбәкләргә конституцион статус бирү процедурасы берничә көн дәвам итеп, бу атнада тәмамланыр дип көтелә.

– Хәзер Федерация Советы федераль конституцион законнарны хупларга, ә аннан соң шуларны ил Президенты имзаларга тиеш, – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты Константин Бахарев. Россия Президенты кул куйганнан соң, документлар басылып чыгачак һәм үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү