Казанның җәмәгать транспортында паcсажирлар нәрсәләр онытып калдыруларын әйткәннәр

Ел башыннан Казанның җәмәгать транспорты йөртүчеләре автобусларда табылган 500дән артык әйберне ияләренә кайтарган.

Транспортта әйберләрен онытып калдыручыларның иң күбе мәктәп укучылары, студент һәм пенсионерларга туры килә икән. Транспортта күпчелек банк картасы, букча, балалар киеме, алмаш аяк киеме, зонт, фатир ачкычы, телефоннар табыла. Гадәти булмаган табылдыклар да очрый икән. Әйтик, пассажирларның берсе автобуста гитарасын онытып калдырган. Бер абитуриент югары уку йортына алып барасы документларын, тагын бер кеше туганын җирләү өчен кирәк булган документларны автобус салонында калдырып чыккан.

Әгәр пассажирлар үз әйберләрен автобуста оныткан булса, аларга автобус маршрутына хезмәт күрсәтә торган автотранспорт предприятиесенең диспетчерына кичекмәстән шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе.


Фикер өстәү