Мобилизацияләнгәннәргә кием-салым һәм медикаментлар алуга тотылган акчаны кайтаралармы?

Өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләр хезмәт узганда кирәк булган барлык әйберләр белән дә тәэмин ителә. Өстәмә кием, дару һәм медицина кирәк-яраклары алу аның шәхси гамәле булып санала һәм моның өчен киткән акчаны кайтару каралмаган, дип аңлатма бирәләр Объясняем.РФ порталында.

Кешедән үз хисабына нәрсәнедер сатып алуны таләп итү законга каршы килә. Мондый хәл килеп чыга икән, хезмәткә чакырылган урында хәрби комиссарга яки хәрби часть командирына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теләге булган кешегә үзе белән шәхси гигиена әйберләре, термокием, батарейкалар, яктырткыч, поход утырыгычы, шлем эченнән кию өчен спорт баш киеме, тактик бияләйләр, теплоид (химик җылыткыч), мультититул (күпфункцияле җыйнак инструмент) алырга ярый.


Фикер өстәү