АҢЛАТАБЫЗ: Запастагы кешеләргә бронь ничек бирелә?

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә ике атна узды. Шушы вакыт эчендә Татарстанда берничә мең ир-егет хәрби хезмәткә чакырылды. Әмма хәрби кием киделәр дә бетте түгел. Мобилизация буенча бик күп сораулар пәйда булды. Кемнәр китә, кемнәр кала, нәрсә аласы, ничек түлиләр? “ВТ” китүчеләр генә түгел, аларның өйдә калган якыннарын да борчыган төп сорауларга җавапларны барларга тырышты.

*Бу эш әлеге кешеләр эшләгән оешмаларда Вазыйфалар һәм һөнәрләр исемлеге (Перечень должностей и профессий) нигезендә башкара. Исемлек Бронь бирү буенча ведомствоара комиссия тарафыннан раслана.

*Мондый мөмкинлек яше 27дән арткан һәм мобилизация заданиесен үтәүдә мөһим эш башкарган вазыйфаи затларга һәм һөнәр ияләренә бирелә.

*Бронь аерым кешегә түгел, ә ул башкарган вазыйфага бирелә.

*Хәрби шартларда дәүләт иминлеге һәм халык тормышын тәэмин иткән, гражданнарны хәрби-учет белгечлекләренә әзерләгән оешмалар да бронь бирә ала.

*Беренче чиратта бу оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә кагыла. Соңрак әлеге исемлеккә IT-тармак, элемтә һәм мәгълүмат, матбугат, түләү системасы һәм финанс базары оешмалары да өстәлде.

*Оешма мондый хезмәткәрләрне чакыруны кичектереп тору хокукы турында белешмә әзерли һәм аны имзалау өчен хәрби комиссариатка юллый. Имзаланган белешмә оешмада саклана һәм бронь алган кешегә мобилизация игълан ителгән очракта тапшырыла.

*Үз хезмәткәрләренә карата федераль башкарма хакимият органнары (мобилизация органнары аша), РФ субъектларының башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында (территориаль һәм муниципаль комиссияләр аша) да хәрби комиссариатлар белән берлектә шундый ук эшне башкара.

*Аерым очракларда вазыйфалары һәм һөнәрләре расланган исемлеккә кермәгән гражданнарны да броньлау мөмкинлеге  бар. Болары башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, хәрби шартларда әһәмиятле вазыйфа башкаручы оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләренә кагыла. Мондый карарны Федераль башкарма хакимият органнары, җирле комиссияләрдән килгән тәкъдимгә нигезләнеп, Бронь бирү буенча ведомствоара комиссия чыгара.

*Бронь алу өчен кеше аны бирергә хокукы булган оешмада эшләргә, мөһим вазыйфа башкарырга, эшкә хезмәт килешүе буенча урнашкан булырга тиеш. IT-тармакта эшләүчеләрнең профильле югары белеме булуы таләп ителә.


Фикер өстәү