Бүген Татарстаның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.
— Сез- безгә бик кирәк. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез яшьләр өчен үрнәк. Башкарган эшләрегез сокланырлык. Чәчләрегезгә чал керсә дә, күзләрегез балкый. Кайберләрегезгә үз яшен биреп тә булмый, — диде ул.
Татарстаның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасын без дә юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.