Мәскәүнең көнчыгышындагы күп катлы йортта өстенә лифт төшеп ир-ат һәлак булган. Бу хакта kazan first яза.
Фаҗига Ирекле проспектында булган. Ир-атның мәетен лифт шахтасында тапканнар. Лифт кабинасы беренче катта булган.
Полиция үлүченең шәхесен һәм аның үлем сәбәбен ачыклый.
Башкала прокуратурасында бу хәлне расладылар, дип яза ТАСС. Беренчел мәгълүматлар буенча ир-ат лифт шахтасына үзе кергән.