Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң фатир бәяләре төшкән

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизацияне игълан иткәннән соң, илнең иң эре шәһәрләрендә фатирларны озак сроклы арендага алу бәяләре 3-4 процентка кимегән. Бу турыда «Коммерсантъ» яза.

Бер ай эчендә 16 шәһәрдә бер бүлмәле фатирларның бәясе – 3 процентка (аена 21,6 мең), ике бүлмәлеләр – 4 процентка, (33,2 мең сум) төшкән. Хәзерге вакытта миллионлы шәһәрләрдә бер бүлмәле фатирларны арендалауның уртача бәясе – 21,75 мең сум, ике бүлмәле фатирлар – 26,6 мең сум, икесе дә соңгы айда 0,5 процентка кимегән.

Самарада бер бүлмәле фатир иң арзаны — 9 процентка (16,6 мең сум) төшкән, Уфада ставка 2,63 процентка, төшеп, 18,35 мең сум булган.


Фикер өстәү