Казанда фатир арендалау тагын кыйммәтләнәчәк

Торакны арендага алу өчен язын тагын да кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Риэлторлар һәм аренда базарында катнашучылар шулай дип белдергән. Кайбер очракларда кыйммәтләнү 15% ка кадәр булырга мөмкин.

«Этажи» компаниясе мәгълүматлары буенча, узган айда бер бүлмәле фатирлар Ростов-на-Дону — 2,9% ка, Пермьдә — 1,3% ка, Түбән Новгородта — 0,5% ка, Казанда — 0,4% ка кыйммәтләнгән. Ике бүлмәле фатирларны Арендалауның уртача ставкасы Ростов-на-Донуда 2,8% ка, Уфада — 2,4% ка, Пермьдә — 1,9% ка, Мәскәүдә — 0,3% ка артты, дип хәбәр итә «Известия».


Фикер өстәү